«Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы»: хокук сәгате (6+)

3 ноябрь көнне 12 нче санлы китапханә ТР Конституциясе көне уңаеннан балалар өчен  «Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы» дигән хокук сәгате уздырды. 

Татарстан Конституциясе…
4
1
2
3

Китапханә хезмәткәрләре законнарның әһәмияте һәм Конституцияне үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр хокук бозган һәм күңелсез хәлләргә очраган әкият геройлары белән килеп чыга торган төрле вакыйгалар турында фикер алышты. Зур кызыксыну белән уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, анда нинди хокуклар һәм кем тарафыннан бозылуын билгеләп үттеләр, гражданнарның хокук һәм вазифалары турында видеоязмалар карадылар. 

Балалар һәр кешенең тормыш итәргә, эшләргә, ял итәргә, белем алырга, медицина ярдәменә, намус ирегенә хокукы барлыгы турында белде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: